Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда эре һәм урта предприятиеләр буенча төзелеш-монтаж эшләре күләме ел башыннан 20 млрд. сумнан артык тәшкил итте, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 5,7% ка артык.

2019 елда 27 торак йорт төзелде. Торакны файдалануга тапшыру буенча план быел 100%ка үтәлде. Бу -  310 мең кв. метр. "Социаль ипотека" программасы буенча 5 күпфатирлы йорт яки 1336 фатир төзелгән.

"Исегезгә төшерәм, бу ел башында социаль ипотека программасы буенча 3 496 гаилә исәптә торды. Биш йортны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә, чиратта торучылар саны 1917 гаиләгә кадәр кимеде. Киләсе елда якынча 600 фатир тапшырырга планлаштырабыз. Бу - мөһим социаль бурыч. Социаль ипотека буенча торак төзелеше дәвам итә", - дип билгеләде Чаллы мэры Наил Мәһдиев, бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 09:37