Мы в социальных сетях

Чаллыда алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү мәсьәләсе аерым контрольдә тора.

«Исегезгә төшерәм, 2015 елда шәһәрдә 939 кеше зыян күргән барлыгы 8 проблемалы объект булган. Бүген өлешләп төзүдә катнашкан 224 кешенең проблемаларын хәл итәсе калды. Соңгы биш елда без алданган өлешчеләр проблемасын 70%ка хәл итә алдык. Алар – үз вакытында бәлагә юлыккан кешеләр. Без үз кешеләребезне бәла-казада калдырмыйбыз. Бу мәсьәләне хәл итү өчен җирле ресурслардан файдаланабыз, безгә Рөстәм Нургалиевич ярдәм итә. Бу проблемага 10 елдан артык. Безнең бурыч - кешеләргә реаль эшләр белән ярдәм итү», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев. Ул шулай ук 2020 елның икенче кварталына «Профит» һәм «Евростиль» компанияләре алданган өлешчеләрнең ике йортын төзеп бетерәчәкләрен хәбәр итте.

«Мин бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм иткән «Евростиль» һәм «Профит» компанияләре җитәкчеләре Илнар Ленар улы Гайсин һәм Марсель Җәвид улы Мингалимовка рәхмәт белдерәм. Мөнир Әнвәр улы Гайнуллов та кушылды», - диде автокала башлыгы.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 09:50