Мы в социальных сетях

Илдә театр елы дип игълан ителгән 2019 ел Чаллы өчен мәдәният өлкәсендә зур вакыйга булды. Ил һәм республика җитәкчелеге рус һәм татар драма театрларын төзү белән бәйле проектларны хуплады.

Шәһәр Сабан туе быел яңартылган мәйданда узды. Милли бәйрәмгә килгән чаллылылар һәм шәһәр кунакларының саны 100 меңгә якын иде. Традицион Яшьләр көне 73 мең тамашачы җыйды, Республика көненең кичке программасында 45 мең кеше катнашты.

«Үлемсез полк» сафына басучыларның саны – 75 мең кешене тәшкил итте.

Төзекләндерү нәтиҗәсендә кайбер мәдәният учреждениеләрендә дә уңай үзгәрешләр булды. Картиналар галереясы, Яр Чаллы сәнгать көллияте яңа төсмер алды. «Энергетик» мәдәният сараена ремонт башланды, узган ел аңа 45 яшь тулды.

2020 елда автокаланың С. Садыйкова ис. концерт залы, "КАМАЗ" мәдәният сарае, Үзәк китапханә ремонтланачак.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 10:36