Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «эшлекле дүшәмбе»дә чыгыш ясаганда Чаллы педагогларының һәм мәктәп укучыларының уңышларын билгеләп үтте. Әйтик, 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның гомуми саныннан 10%ы - 192 укучы «Укудагы аеруча уңышлары өчен» медальләре белән бүләкләнде. 25 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИда 100 балл җыйды. Альмира Хисмәтуллина "Токарные работы на станках с ЧПУ" компетенциясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Рүзәл Сәлахетдинов менталь арифметика буенча халыкара олимпиадада беренче урынны яулады.
Мәгариф өлкәсендәге казанышлар арасында – 56 нчы мәктәпнең 1 млн сумнан артык күләмендә федераль грант алуы. Мәктәп мәгариф өлкәсендәге инновацияләр белән бәйле чараларны тормышка ашыруга акча юнәлдерәчәк.
«Татарстанда иң яхшы мәктәп директоры бездә - Чаллыда эшли, ул - 26 нчы гимназия директоры Андрей Львович Сальников. Тагын биш белем бирү учреждениесе җитәкчесе - әлеге конкурс лауреатлары. Мәгариф өлкәсенә без, шәһәр җәмәгатьчелеге белән бергә, алга таба да җитди игътибар бирәчәкбез», – диде Наил Мәһдиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 10:37