Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «эшлекле дүшәмбе» вакытында чыгыш ясаганда, ТР Дәүләт Советы, Шәһәр Советы депутатларына, Чаллы предприятиеләре җитәкчеләренә һәм коллективларына 2019 елда башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Мин яңгыраткан һәм булган казанышлар - бу безнең уртак эшебез нәтиҗәсе. Бу – барлык чаллылыларыбызның, барлык күпмилләтле халыкның, бөтен безнең зур Чаллы гаиләсенең хезмәт нәтиҗәсе. Без Россия Федерациясе җитәкчелегенә, илебез президенты Владимир Владимирович Путинга, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә, шәхсән Рөстәм Нургали улы Миңнехановка Чаллы шәһәренә күрсәткән игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәтлебез», – диде шәһәр башлыгы.

Наил Мәһдиев киләсе елга планнарны да билгеләде – бу социаль-мәдәни өлкәнең киләчәк үсеше. Планда – көрәш сарае, нәфис гимнастика үзәге, Замелекесьеда һәм 52 комплекста ябык боз аренасы, полилингваль мәктәп төзү.

«Без ябык футбол манежын төзүгә керештек. Киләсе елда, барысы да әйбәт килеп чыкса, без Замелекесьеда 1224 урынга исәпләнгән мәктәп төзелешенә керешергә тиеш. Сара Садыйкова ис. концерт залын, «КАМАЗ» мәдәният сарае, үзәк китапханә, «Олимпийский» спорт комплексын ремонтлау планлаштырыла. 2020 елда «Безнең ишегалды» проекты буенча киң масштаблы эшләргә керешәбез. Бурыч – өч ел дәвамында шәһәрнең күп фатирлы торак йортларының барлык ишегалларын ремонтлау», - дип өстәде мэр.

Әйтергә кирәк, 2020 ел илебездә «Хәтер һәм Дан елы» дип игълан ителде – Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәкләр. Киләсе елда республика халкы ТАССР төзелүгә 100 ел тулуны бәйрәм итәчәк. Моннан тыш, Яр Чаллы шәһәренә 90 яшь тула.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 10:46