Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Башкарма комитет хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бүген шәһәр башлыгы «эшлекле дүшәмбе»дә 2019 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре белән чыгыш ясады. Ул коллективка нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Татарстан Республикасы президентының Рәхмәте белән район администрациясе Аппараты җитәкчесе, Үзәк район администрациясенең оештыру эшләре бүлеге башлыгы Резеда Хафизова бүләкләнде. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән Комсомол районы оештыру эшләре бүлегенең баш белгече Люция Зарипова, Аппарат җитәкчесе, Автозавод районы администрациясенең оештыру эшләре бүлеге башлыгы Жанна Рудинская, Исәпкә алу һәм мөлкәт белән идарә итү бүлегенең баш белгечләре Марзия Саргужинова һәм Рәмзия Фарукшиналар бүләкләнде.

Мэр Рәхмәтенә Мэр аппаратының Оештыру-аналитик һәм хокукый эшләр идарәсе баш белгечләре Вәсилә Даутова һәм Виктория Иванова, Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсенең баш белгече Фирүзә Шәйхетдинова, Финанслар идарәсенең бюджет бүлеге җитәкчесе Ләйсән Шакирова лаек булды.

Башкарма комитетның Рәхмәт хатларына Оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Ләйсән Арзамасцева, Территориядәге оешмалар белән үзара эшчәнлек бүлегенең баш белгече Екатерина БешневаКонтрольдә тоту бүлекчәсенең баш белгече Светлана Галимуллина, Комсомол районы администрациясе территориясе оешмалары белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Екатерина Григорьева, Финанс идарәсенең бюджет бүлеге баш белгече Олеся Зенковец, Эш кәгазьләрен алып бару бүлегенең әйдәүче белгече Альбина Инсафетдинова һәм Венера Кәлимуллина, Персонал һәм муниципаль хезмәт идарәсенең әйдәүче белгече Раиса Кәлимуллина, Бухгалтерлык хисабы һәм хисаплылык бүлегенең баш белгече Альбина Кудряшова, Административ-техник инспекциянең 1 категорияле белгече Константин Рысев бүләкләнде.

Бүләкләү тантанасыннан алынган барлык фотоларны Шәһәр хакимияте төркемендә карарга мөмкин.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 14:30