Мы в социальных сетях

Яңа ел алдыннан «Цех» ресторанында хәйрия ашы оештырылды. Үзәк һәм Комсомол районнарыннан килгән 100дән артык яшь чаллылы өчен уеннар, конкурслар һәм татлы призлар белән бәйрәм атмосферасы тудырылды.

Әлеге чараны оештыручылар-Шәһәр Башкарма комитеты ярдәме белән бина администрациясе. «Цех» рестораны чарада катнашучылар өчен бушлай меню тәкъдим итте.

Чара ахырында балаларны бәйрәмнең төп персонажлары – Кыш бабай белән Кар кызы котладылар. Күңелле дискотека бәйрәмнең йомгаклау аккорды булды. 

 Тулы фотоотчетны Вконтактындагы "Яр Чаллы шәһәре администрациясе" рәсми төркемдә карый аласыз.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 15:24