Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«КАМАЗ-Мастер» округында яшәүчеләр өчен Яңа ел тамашасы оештырылды, аны ел саен "Надежда-18" территориаль иҗтимагый үзидарәсе командасы Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов ярдәме белән үткәрә.

17 һәм 18 комплекс халкын бәйрәм программасы: дәртле биюләр, Яңа ел җырлары, табышмаклар, флешмоб, шигырьләр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән көтте. Бәйрәм кәефен "Эврика" мәдәни-күңел ачу үзәге артистлары тудырды.

Шулай ук Яңа ел алдыннан Пенсия фонды идарәсенең яшьләр Советы һәм Россия Пенсионерлар берлеге активистлары Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм күп балалы гаиләләрдәге балаларны котладылар. Барысын да татлы бүләкләр һәм җылы котлаулар көтте. Балалар Кыш Бабайга шигырьләр сөйләделәр, ә ветераннар Кар Кызы белән Яңа ел җырлары җырладылар.

Дүшәмбе, 30 декабрь 2019, 15:21