Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Кичке Яңа ел программасына 60 меңгә якын кеше килгән. Гадәттәгечә бәйрәм тамашасы мэрия янындагы үзәк мәйданда узды.


Шәһәр халкын Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Россия Федерациясе Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин котладылар. "Яр Чаллы шәһәре - тиз үсә торган шәһәр һәм шулай булып калачак. Без бизнесны үстерүне, юлларыбызны төзекләндерүне дәвам итәбез. Без яңа балалар бакчалары төзибез, яңа мәктәп салдык, объектларны ныклап төзекләндерәбез. Кыскасы, шәһәребез матуррак, тормышыбыз өчен уңайлы булсын дип тырышабыз. Безнең барлык эшләребездә иң мөһиме - сез, хөрмәтле чаллылылар, кадерле дуслар. Сезнең "КАМАЗ"да, төзелешләрдә, хастаханәләрдә, мәктәпләрдә һәм башка объектларда хезмәтегез белән шәһәребезнең милли байлыгы булдырыла. Барыгызга да намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсем килә. 2020 елда һәр йортта тынычлык, татулык һәм иминлек булсын. Бәйрәм белән, кадерле дуслар!",- диде Наил Мәһдиев.

Чара бәйрәм салюты белән дәвам итте. 

Сишәмбе, 31 декабрь 2019, 23:28