Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Әмин Галим улы Абдулов үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Әмин Галим улы ТАССРның Әлки районында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1943 елның ноябреннән урман комбинатында 13 яшендә башлаган, завод агачтан хәрби ихтыяҗларга продукция җитештергән. Алексеевск районы рационализаторы булып эшли. 1945 елның көзендә училищега укырга кереп, токарь һөнәрен үзләштерә. 1947 елны укуын тәмамлый, 16 нчы Казан авиация заводына эшкә җибәрелә. 1949 елда армиягә алына. 

 Әлки районында, Лениногорскида шофер, аннары колонна башлыгы булып эшли. Хатыны белән ике ул тәрбияләп үстергән. Хәзерге вакытта ветеранны ике оныгы, өч оныкчыгы сөендерә.

Әмин Галим улы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Хезмәт ветераны. Бу бәйрәм көнендә юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм Автозавод районының территориаль иҗтимагый үзидарәләр үсешенә ярдәм итү Ассоциациясе рәисе Венера Наумкина котладылар.

Чәршәмбе, 1 гыйнвар 2020, 11:24