Мы в социальных сетях

Яңа ел теләк-хыяллар чынга ашу чоры. Рубин Мәгъдәнов белән Айгөл Нурхамәтова өчен гыйнварның беренче көнендә никах теркәү гадәти булмаган теләк булды.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Татарстан Республикасында 2020 елның беренче парының никахларын теркәү тантанасы узды. Яшь парларны әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Чаллы мэры Наил Мәһдиев җылы котлады һәм яңа гаиләгә тантаналы рәвештә беренче документ - никахлашу турында таныклык, "ТАССРга 100 ел" истәлекле билгесен һәм гаилә портретын тапшырды.

Шунысы игътибарга лаек , 2018 елда кияүнең әти-әнисе – Рәсүл һәм Гүзәлия Мәгъдәновлар, Мэрның иң яхшы шәһәр гаиләләрен кабул итү чарасына чакырылган иде, ә февраль аенда алар гаилә тормышының 30 еллыгын – "энҗе" туйларын билгеләп үтәчәкләр. Ә иртәгә Рәсүл Әнип улы үзенең туган көнен бәйрәм итәчәк.

Чәршәмбе, 1 гыйнвар 2020, 18:24