Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Ел студенты – 2019» шәһәр конкурсына йомгак ясадылар. Анда 14 номинация буенча 59 студент көч сынашты. Конкурс үзе ике этапта узды: читтән торып һәм турыдан-туры турлар. Төп тур беренче тапкыр «Росинка» сәламәтләндерү үзәге базасында оештырылды һәм ике блоктан торды: «Үзеңне презентацияләү» һәм «Вариатив блок». Җиңүчеләрне бүләкләү Бөтенроссия студентлар көне алдыннан, 2020 елның гыйнварында булачак. 

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, конкурсның төп номинациясендә инде дүртенче ел рәттән – «Ел студенты-2019 Гран при» иясенә Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемендәге стипендия биреләчәк.

Пәнҗешәмбе, 2 гыйнвар 2020, 10:25