Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә КБМҮ буенча яңа елда беренче булып туган баланы һәм 2020 елда Татарстан Республикасында 100 нче булып туучы баланы тантаналы рәвештә каршы алу булды. Чара ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. 

Гаиләләрне истәлекле вакыйга белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева, Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов, Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альбина Шәйхетдинова, КБМҮнең баш табибы Тимур Мөбәрәкшин җыелдылар. Алар тантаналы рәвештә гаиләләргә бала туу турында таныклык, балалар өчен товарлар сатып алуга сертификатлар һәм сабыйларны өчен махсус җыелма тапшырдылар. Моннан тыш, 100 нче бала гаиләсе "ТАССРга 100 ел" истәлекле билгесен алды.

 КБМҮдә ел башыннан беренче булып дөньяга килгән сабыйның исеме Әмир. Ул 1 гыйнвар көнне төнлә туа. Малайның авырлыгы 3388 грамм һәм 54 сантиметр була. Ул Яр Чаллы шәһәрендә гомер итүче яшь гаиләнең икенче баласы. 

Республика буенча йөзенче бала чаллылылар гаиләсендә 3 гыйнварда дөньяга килде. Аның авырлыгы 4110 грамм, буе 56 сантиметр. Ул торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре һәм төзүче гаиләсендә беренче бала.

Дүшәмбе, 6 гыйнвар 2020, 16:49