Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Раштуа бәйрәмнәре» дип исемләнгән концерт-күңел ачу программасы узды. Мэрия каршындагы мәйданда бәйрәм Украинаның «Веснянка» халык ансамбле башкарган «В поисках Рождественской звезды» прологы белән ачылды. Чаллылылар алдында ТРның халык артисты Виталий Агапов, «Родник» Халыклар дуслыгы йорты солистлары Валентина Сидорова, Лилия Мортазина, Рэм Кәримов, ТРның атказанган артисты Ринат Хәмәдиев, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина чыгыш ясады.

Концерт программасында шулай ук «Карендәшләр» керәшен халык ансамбле, "Сөмбел" бию театры, «Калинушка» рус җыры халык ансамбле, «Моро» халык ансамбле, «Чекес» чуаш халык ансамбле, «Калинушка» рус җыры халык ансамбле, «Мари сем» халык ансамбле, «Подснежник» ветераннар ансамбле, «NON STOP»вокаль студиясе һәм башкалар катнашты. Бәйрәм «Европа плюс» радиостанциясенең күңел ачу программасы белән дәвам итте.

Раштуа бәйрәмнәре Кәгазьчеләр микрорайонында да узды. Район халкына "Энергетик" мәдәният сарае артистлары һәм иҗат коллективлары «Якты бәйрәм килде безгә» дигән бәйрәм программасын тәкъдим иттеләр. Кунакларга шулай ук Раштуа белән бәйле тарихи фактлар сөйләделәр.

Бәйрәм барышында оештырылган әйлән-бәйлән, интерактивлар, флешмоблар чаллылылар өчен җылы атмосфера тудырды.

Пәнҗешәмбе, 9 гыйнвар 2020, 10:24