"Яр Чаллы" ТОСЭРының гамәлдәге һәм потенциаль резидентлары өчен инвестицияләр күләме һәм эш урыннары булдыру буенча таләпләрне киметтеләр. Бүген Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев журналистлар белән очрашуда билгеләп үткәнчә, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып баручы предприятиеләр өчен таләпләрне регламентлаучы Россия Федерациясе карарын үзгәртү буенча мэр Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге шәһәр командасы ике ел дәвамында эшләде. «Без барыбыз да аңлыйбыз: предприятие ачылганда, заказны түләп бер ел ярымнан соң килә торган җиһазлар сатып алырга кирәк. Элек беренче ел эшләү дәвамында 20 эш урыны булдыру таләп ителә иде, хәзер ул-10 эш урыны һәм нибары 2,5 млн сум акча кертергә кирәк. Хәзер без «Яр Чаллы» ТОСЭРы кече бизнеска якынайды дип ышанычлы рәвештә әйтә алабыз», – диде Илдар Тимергалиев.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 9 гыйнвар 2020, 14:14