Мы в социальных сетях

Автозавод районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фаина Ивановна Градобоева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Киров өлкәсенең Кызыл Чишмә авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында дүрт сыйныф тәмамлый. Соңрак Фаина Ивановна тегүчегә укый. Сугыш вакытында колхозда, шулай ук агач әзерләүдә эшли. 19 яшендә Свердловск өлкәсенең Серов шәһәренә акча эшләргә китә. 20 ел металлургия заводында эшли, лаеклы ялга да шуннан китә. Фаина Ивановна 1952 елда кияүгә чыга, ике бала тәрбияләп үстерә. 

Бүген юбилярның ике оныгы, дүрт оныкчыгы бар. Яр Чаллыда 1981 елдан бирле яши. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев исеменнән юбилярны Автозавод районы администрациясе башлыгы урынбасары Елена Әлмөхәммәтова котлады. Котлауларга Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм «Светлый» территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе Любовь Паньшина да кушылды.

Җомга, 10 гыйнвар 2020, 09:00