Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллының Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары - Владимир Алексеевич Дрыгин, Тәскирә Солтан кызы Солтанова, Рәисә Галиәхмәт кызы Әминова, Зинаида Алексеевна Устинова, Виктор Федорович Иванов, Николай Михайлович Прыгунов, Клара Павловна Юрина, Нина Михайловна Красюк шушы көннәрдә юбилейларын билгеләп үттеләр. Юбилярлар «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгәннәр.

Ютазы районы Чәкән авылында туган Владимир Алексеевич Дрыгинга 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган колхозында механик булып эшли. 1972 елда даими яшәү урынына Яр Чаллыга килә, анда пенсиягә чыкканчы КАМАЗ УГЭда сантехник булып эшли. Владимир Алексеевич өч бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Тукай районы Боерган авылында туган Тәскирә Солтан кызы Солтановага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. 1953 елда Казанга күченә, анда  лаеклы ялга чыкканчы кунакханәдә комендант булып хезмәт куя. 1993 елда Яр Чаллыга күченеп килә. 

Әгерҗе районы Кызыл Яр авылында туган Рәисә Галиәхмәт кызы Әминовага 95 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшләгән. Сугыштан соң, пенсиягә чыкканчы, Рәисә Галиәхмәт кызы Әгерҗе районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 2004 елда Яр Чаллыга килеп төпләнә. Рәисә Галиәхмәт кызы ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм биш оныкчыгы бар. 

Алексеевск районының Олы Кызыл Яр авылында туган Зинаида Алексеевна Устиновага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. 1970 елдан лаеклы ялга чыкканчы КАМГЭСта хезмәт куя. Зинаида Алексеевна дүрт бала тәрбияләп үстергән. Бүген юбилярны тугыз оныгы һәм 13 оныкчыгы сөендерә.

Чистай районы Тукмаклы авылында туган Виктор Федорович Ивановка 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Чистайга күченә, анда сәгать заводында эшли. 1977 елда Яр Чаллыга килә, анда пенсиягә чыкканчы Камаз двигательләр заводында слесарь булып эшли. Виктор Федорович ике бала тәрбияләп үстергән, бер оныгы бар.

Николай Михайлович Прыгунов та 90 яшен билгеләп үтте. Юбиляр Мөслим районы Ольгино авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында һәм пенсиягә чыкканчы туган авылы колхозында бригадир булып эшли. 2000 елдан Яр Чаллыда яши башлый. Николай Михайлович дүрт бала тәрбияләп үстергән, биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә туган Клара Павловна Юрина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөек Ватан сугышы елларында Баймак шәһәре совхозында, сугыштан соң Баймак шәһәрендә укытучы булып эшли. 1975 елда Яр Чаллыга күченеп килә. Клара Павловна ике бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы бар.

Казахстан Республикасының Бородулиха авылында туган Нина Михайловна Красюкны 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Бөек Ватан сугышы елларында колхозда эшли. Сугыштан соң авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм туган авылына кайта, анда зоотехник булып эшли. 70нче елларда Казахстанда паспорт өстәле башлыгы вазыйфасында эшли, пенсиягә дә шуннан чыга. Нина Михайловна ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар.

Юбилярларга Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлау хатлары тапшырылды. Котлауларга Шәһәр Советы депутаты Руслан Козадаев, Эльдар Әминов, шулай ук микрорайоннарның территориаль иҗтимагый үзидарәләре рәисләре дә кушылды.

Җомга, 10 гыйнвар 2020, 10:05