Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Дания Габдулла кызы Салихҗанова 95 яшьлек юбилеен, Николай Анатольевич Киселев, Фәния Ибраһим кызы Сыртланова, Ольга Петровна Косолапова, Зинаида Андреевна Крапивина, Мәдинә Малик кызы Маликова, Сәхия Минзыяр кызы Зәйнуллина, Николай Петрович Казначеев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин, Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Андрей Фомичев һәм Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Альберт Петров исеменнән юбилярларга Комсомол районы хакимияте башлыгы урынбасары Татьяна Скибина котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды. 

Дания Габдулла кызы Салихҗанова Башкортстан Республикасының Краснокамск районы Әткүл авылында туа. Урта мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Свердловскның торф предприятиесендә эшли. 1947 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән бергә Краснокамск районының Греткино бистәсенә күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Дания Габдулла кызы колхозда төрле эшләрдә эшли. 1994 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән өч бала үстергәннәр, ике оныклары һәм бер оныкчыклары бар.

Фәния Ибраһим кызы Сыртланова Башкортстан Республикасының Бәзәкә районы Кече Өчтүбә авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Бүздәк районының Уртакүл авылында хат ташучы булып эшли. 1964 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Фәния Ибраһим кызы Яр Чаллы ит комбинатында эшли. Ире белән ике бала үстергәннәр, ике оныгы бар.

Ольга Петровна Косолапова ТАССРның Аксубай районы Рус Кармәт авылында туа. Башлангыч мәктәпнең өч сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. 1950 елда кияүгә чыга. Лаеклы ялга чыкканчы Ольга Петровна фермада сыер савучы булып эшли. 2014 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Ире белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, 10 оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.

Зинаида Андреевна Крапивина ТАССРның Мамадыш районы Соколка авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын, алга таба педагогия институтын тәмамлый. Лаеклы ялга чыкканчы Зиниада Андреевна авыл мәктәбендә укытучы булып эшли. Ире белән өч бала үстергәннәр, дүрт оныклары һәм алты оныкчыклары бар. 

Мәдинә Малик кызы Маликова ТАССРның Тукай районы Яңа Байлар авылында туа. Башлангыч мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. 1969 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Горпромторгта хезмәт куя.

Сәхия Минзыяр кызы Зәйнуллина ТАССРның Ворошилов районы Җикәнкүл авылында туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда төрле эштә эшли. 1952 елда кияүгә чыга һәм гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Сәхия Минзыяр кызы урман заводында эшли. Ире белән дүрт бала үстергәннәр, өч оныклары бар. 

Николай Петрович Казначеев Казахстан Республикасының Келлеров районы Липовка авылында туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында авылда төрле эшләрдә эшли. 1953 елда өйләнә, 1971 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Николай Петрович тимер юл һәм су транспорты идарәсендә машинист ярдәмчесе булып эшли. Хатыны белән биш бала үстергәннәр, җиде оныклары һәм алты оныкчыклары бар.

Николай Анатольевич Киселев Новосибирск шәһәрендә туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында тынлы оркестрда хезмәт итә. 1952 елда өйләнә, 1966 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Николай Анатольевич "Гидромонтаж" предприятиесендә слесарь булып эшли. Хатыны белән дүрт бала үстергәннәр, алты оныклары һәм җиде оныкчыклары бар.

Барлык ветераннар да "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Җомга, 10 гыйнвар 2020, 14:42