Мы в социальных сетях

2019 елда «Социаль ипотека» программасы буенча Яр Чаллыда 63 микрорайонда биш күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган (63/01, 63/11, 63/12, 63/13, 63/15) бу хакта «эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков сөйләде. Бюджет өлкәсендә эшләүче 1 336 гаилә һәм төзелешкә инвестиция салучы предприятиеләр хезмәткәрләре үзләренең торак шартларын яхшырттылар. Шул ук вакытта бүген «Социаль ипотека» программасы буенча чиратта торучылар 1 897 гаилә (2019 ел башына – 3 496 гаилә).

Спикер билгеләп үткәнчә, 63 микрорайонда төзелеш эшләре дәвам итә. 594 фатирлы ике йорт төзелеше башланган. Әлеге йортлар 2020 елда сафка басар дип планлаштырыла.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 08:27