Мы в социальных сетях

2020 елда төзелеш эшләре күләме узган елга караганда да ким түгел. «Эшлекле дүшәмбе» вакытында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илмир Исхаков әнә шундый планнар белән чыгыш ясады. 

Шулай итеп, 300 мең квадрат метрдан артык торак төзелеше тәэмин ителгән. «Социаль ипотека» программасы буенча 2020 елда 63 микрорайонда 594 фатирлы 2 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. «Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә 3 яшькә кадәрге балалар өчен яңа урыннар булдыру» программасы буенча 2020 елда ЗЯБ бистәсенең 19 микрорайонында, Замелекесьеның 20 һәм 25 микрорайоннарында өч яңа балалар бакчасы төзү планлаштырыла. 29 комплекста йөзү бассейны, онкология диспансеры төзелешен тәмамлау, Җиңүнең 40 еллыгы урамында ясалма бозлы ябык шугалак төзү планлаштырыла. Яр Чаллы дәүләт татар драма театрын урнаштыру өчен "Төзүче" мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү, «Энергетик» мәдәният сараен һәм «Витязь» спорт мәктәбен капиталь ремонтлау планлаштырыла.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында агымдагы елда Гренада паркында футбол манежы төзеләчәк. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт программасы буенча 296,5 млн сумлык 5 балалар бакчасын ремонтлау каралган. 46, 87 нче мәктәп, Илдар Маннанов исемендәге 82 нче  кадет мәктәбе, 2 нче гимназия һәм педагогия көллияте ныклап төзекләндереләчәк. 

2020 елда универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасында шәһәр мәктәпләре территорияләрендә яңа биш универсаль спорт мәйданчыгы төзү каралган. 2020 елда «Ровесник» яшүсмерләр клубына капиталь ремонт ясау планлаштырыла.

Халыкка медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы буенча, Сидоровка бистәсендә 4,8 млн сумлык фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк. ГЭС һәм «Гренада» бистәләрендә мәдәният һәм ял паркларын төзекләндерү дәвам итәчәк. 

"Күргәнебезчә, 2020 елда төзелеш-монтаж эшләре күләме узган елдан ким булмаячак. Безнең планнарның үтәлеше шәһәрлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен яшәү шартларын тагын да уңайлырак итәргә мөмкинлек бирәчәк", – дип нәтиҗә ясады Илмир Исхаков.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 08:38