Мы в социальных сетях

Бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллинга башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Ринат Абдуллин моңа кадәр биләгән постыннан китә. Ул эшен Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазыйфасында дәвам итәчәк.

"Ринат Әзһәр улы тарафыннан шәһәр һәм республика күләмендә куелган барлык бурычлар да тулысынча үтәлде. Аңа да, аның ярдәмчеләренә дә, аның командасына да оят булырлык түгел, нәтиҗәләр күз алдында. Федерациянең кайбер субъектларыннан да зуррак булган ярты миллионлы шәһәрдә Башкарма комитет җитәкчесе, асылда, шәһәр Хөкүмәте Рәисе булып тора. Нинди бюджет, нинди эш күләмнәре, нинди төзелешләр бездә -санап бетергесез. Мондый җитәкчеләрне республика буенча эзләргә кирәк әле", - дип билгеләде Яр Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев Ринат Абдуллин турында.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 09:44