Мы в социальных сетях

Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Абдуллин шәһәр алдындагы хезмәтләре өчен хөрмәт билгесе белән бүләкләнде. Бүләкне "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Яр Чаллы шәһәре мэры тапшырды.

«Чаллы туган шәһәремә әверелде диярлек. Башкарма комитет командасы да бик көчле. Яшьләр килде – алар шәһәрнең киләчәге. Наил Гамбәр улы җитәкчелегендә эшләү җиңел, ул үз эшен белә. Шәһәр үсеше дәвам итәр дип уйлыйм. Яр Чаллы шәһәре яхшы шартларга лаек. Без «үзеңә төзегән кебек төзе» принцибы буенча төзергә тырыштык, әйтерсең лә монда үзең яшәячәксең, бу балалар бакчасына, бу мәктәпкә, поликлиникага йөриячәксең. Шул чакта гына эшләр сыйфатлы башкарылачак. Барыгызга да яхшы эшегез өчен рәхмәт», - диде Ринат Абдуллин.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 10:06