Мы в социальных сетях

Бүген "эшлекле дүшәмбе"дә Наил Мәһдиев Яр Чаллының иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. "Районның Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү" номинациясендә 3 нче дәрәҗә дипломны «ВолгоПРОмГаз» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Олег Николаевка 38/13 торак йорт ишегалдында чыршы бизәгән өчен; 2 нче дәрәҗә дипломны «Сетевая компания» «Набережночелнинские электрические сети» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Эдуард Шаронов Саначин яр буенда чыршыны бизәгән өчен; 1 нче дәрәҗә диплом белән «Мәдәният һәм ял паркы» директоры Рим Сафиуллин бүләкләнде.

"Микрорайон территориясен Яңа ел бизәлеше" номинациясендә 3 нче дәрәҗә дипломга «Московский» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Тәнзилә Сәхәбетдинова лаек булды, 29/19 торак йорт территориясендә Яңа ел бизәлеше өчен 2 нче дәрәҗә дипломга «Радужный» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Аэлита Сафина лаек булды; 60/15 торак йорт территориясенең Яңа ел бизәлеше өчен; 1 нче урынны Әнвәр Таһиров Суар микрорайоны балалар мәйданчыгын яңа ел бизәлеше өчен алды;

«Бюджет оешмалары» категориясендә иң яхшы Яңа ел бизәлеше дип 104 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы территориясе танылды, икенче урында - «Шатлык» балалар бакчасы, өченчедә -106 нчы  «Забава» балалар бакчасы.

Коммерция оешмалары арасында Илдар Галәветдинов җитәкчелегендәге "АКИБАНК" акционерлык җәмгыяте җиңүче булды, 2 нче урынны Әхәт Галәветдинов җитәкчелегендәге "ЖилЭнергоСервис" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә бирделәр, 3 нче урынны «Опен Сити Отель» директоры Наилә Саттарова алды.

«Цезарь» торак комплексын светодиодлы бизәү өчен 3 нче дәрәҗә диплом белән «Профит» компанияләр төркеменең җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Марсель Мингалимовны, «Тюльпан» торак комплексын светодиодлы бизәү өчен 2 нче дәрәҗә диплом белән «Специализированный застройщик ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Мөнир Гайнулловны бүләкләделәр. Мәскәү проспекты буенча 58/25 торак йортны светодиодлы бизәү өчен 1 нче дәрәҗә дипломны «АНГ-Холдинг» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Алексей Горшковка тапшырдылар.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 10:31