Мы в социальных сетях

Бәйрәм көннәрендә шугалакта 20 меңнән артык шәһәрдәшебез булды. Кышкы каникулларга нәтиҗәне «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов ясады. Ул кышкы каникуллар чорында шәһәрдә балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәвен, шулай ук мәктәп укучылары арасында алкоголь белән агуланулар булмавын билгеләп үтте. 

"Хокук саклау органнарының, ЮХИДИ, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре педагогларының төгәл һәм җайга салынган эше яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар вакытында балаларның тормышын тәртипкә китерергә һәм сакларга мөмкинлек бирде", – дип ассызыклады Рамил Хәлимов.

Каникуллар вакытында укучылар өчен төрле ярышлар һәм башка төрле ял формалары оештырылды. Шулай итеп, шәһәрдә мини-футбол буенча «Строитель» спорт мәктәбенең яңа ел турниры, 11,13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар арасында шахмат буенча шәһәр беренчелеге, 15,17,19 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында шәһәр беренчелеге, баскетбол буенча Россия шәһәрләренең «Раштуа очрашулары» турниры, чаңгы ярышлары буенча «Рождественский спринт» ярышлары узды. Кышкы каникул көннәрендә укучылар йорт янында тимераякта шудылар. Шәһәрдә 34 корт һәм 39 шугалак эшли. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, быел массакүләм шуу өчен шугалак Ипподромда ачылды. Яр буе паркында чаллылылар чаңгыда шуа алдылар. Прокат хезмәтеннән 3000 артык кеше файдаланган. Шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында 325 бала ял итте.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 11:12