Мы в социальных сетях

 Сарапул шәһәренең «Сокол» сәламәтләндерү үзәгендә Владимир Дробыш истәлегенә волейбол турниры узды. Ир-ат ветераннар командалары арасында Яр Чаллы командасы җиңүче булды. Башлангыч турнирда чаллылылар 2:0 исәбе белән Сарапул һәм Киров командаларын җиңүгә иреште. Аннары ярымфиналда Воткинск командасын, ә финалда Ижевск командасын 2:0 исәбе белән отты.

Чаллы командасының сәфәре Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе һәм «Союз-Регион» компанияләр төркеме тарафыннан оештырылды.

Дүшәмбе, 13 гыйнвар 2020, 14:23