Мы в социальных сетях

"Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр (Зөлфия Фәйрүзова, Леонид Ефимов, Маргарита Ершова, Даниил Мурзаев, Матвей Иванов, Даниил Михайлов), шулай ук Самат Галәвиев (Түбән Кама), Каролина Будкина (Мәскәү) Төркиянең Измир шәһәрендә узган шахмат матч-турнирында "Этюд" командасы өчен чыгыш ясыйлар. Анда яшь чаллылылар Төркиянең "Апайда" шахмат клубы уенчылары белән ярышалар. Узган өч турдан соң Чаллы командасы 13,5: 10,5 исәбе белән алда бара.

Казанда Н.И. Мөхәммәдҗанов истәлегенә шахмат буенча ачык турнир узды. Анда җиде регионнан 335 шахматчы катнашты: Татарстан Республикасы, Коми Республикасы, Чуаш Республикасы, Оренбург өлкәләре, Самара өлкәсе, Киров өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, "Этюд" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Диана Хафизова 11 яшькә кадәрге кызлар арасында 1 урынны алды.

Сишәмбе, 14 гыйнвар 2020, 08:13