Мы в социальных сетях

Мэрия каршындагы мәйданда "Яңа ел утлары" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды, шуның белән Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар чоры тәмамланды. Концерт программасы Яңа ел әкияте персонажлары һәм киләсе елның төп геройлары чыгышы, театральләштерелгән тамаша һәм Алинә-Динә Гарифуллинналар популяр дуэты белән башланып китте.

Һәркем яратып өлгергән  Яңа ел хитларын «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары һәм җырчылары башкарды. Гаҗәеп костюмнар, җырлар, биюләр ярдәмендә концерт бик матур килеп чыкты. Кич буе шәһәрнең төп Яңа ел гүзәле янында әкият персонажлары теләгән һәр кеше белән фотога төштеләр.

Иске Яңа елны шулай ук Кәгазьчеләр микрорайонында һәм Шишкин бульварында бәйрәм иттеләр. Комсомол районының ЗЯБ бистәсендә "Яңа ел чыршысы белән саубуллашу" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Шәһәр халкы өчен "Эврика" шәһәр мәдәни үзәгенең популяр артистлары һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады. Бәйрәмгә килүчеләр тагын бер кат яңа ел бәйрәмнәре атмосферасына чумдылар, интерактив, уеннар һәм конкурсларда катнаштылар, әкияти персонажлар белән бергә үзләренең һәм якыннарының кәефләрен күтәрә алдылар.

Сишәмбе, 14 гыйнвар 2020, 10:02