Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Орган залында ТР буенча Росгвардия идарәсенең Яр Чаллы шәһәре ОМОН гаскәрләре оешуга 15 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. 

Җыелучыларны Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев сәламләде. "Безнең алда чыгыш ясаячак үрнәк-күрсәтмә оркестр-бай тарихлы коллектив, шул исәптән гастроль турлары тарихы да бай аларның. Бу коллектив безнең сугышчыларга иң кайнар нокталарда булганда көйләре аша көч биреп, җиңүгә рухландырып тора. Аларга хезмәт итү авырлыкларын кичерергә ярдәм итә. Сезне Яр Чаллыда сәламләвебезгә без бик шат", – диде ул һәм оркестрның сәнгать җитәкчесе, Хәрби-оркестр хезмәте башлыгы - Росгвардиянең баш хәрби дирижеры полковник Владимир Васякка Рәхмәт хаты тапшырды.

Рәхмәт сүзләреннән соң Яр Чаллы шәһәре ОМОН хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Аннары тамашачылар алдында Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең Мәскәү үрнәк-күрсәтмә оркестры чыгыш ясады.

Әйтергә кирәк, Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләренең үрнәк-күрсәтмә оркестры милли гвардия гаскәрләренең иң яхшы хәрби музыкаль сәнгать-иҗат коллективларының берсе булып тора. Коллективның башкару мөмкинлекләре бик киң. Аның тарафыннан зур формадагы әсәрләр дә, миниатюралар да бертигез башкарыла. Хәзерге вакытта оркестр составына тынлы һәм симфоник оркестрлар керә.

Сишәмбе, 14 гыйнвар 2020, 16:52