Мы в социальных сетях

Автозавод районының Яңа ел чаралары ахырында Шишкин бульварында чаллылылар Иске Яңа елны күңелле җырлар һәм дәртле биюләр белән каршы алдылар. Кунакларны Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Район халкын һәм шәһәр кунакларын үзләренең чыгышлары белән 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сарае һәм «КАМАЗ» мәдәният сарае җырчылары һәм иҗат коллективлары сөендерде. Күңелле эстафеталарда һәм конкурсларда балалар белән беррәттән өлкәннәр дә бик теләп катнашты.

Чаллылылар яраткан мультипликацион геройлар белән фотога төште, атларда йөрде, яхшы кәеф белән уртаклашты.

Сишәмбе, 14 гыйнвар 2020, 13:32