Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Изге Серафим Саровский мәхәлләсе» православие дини оешмасы тарафыннан 19 гыйнвар көнне 10:30дан 12:00гә  кадәр, Мәләкәс елгасы янында суны изгеләндерү белән Крестный йөреш планлаштыра. 

"Свенто-Вознесение Архиерейское подворье" мәхәлләсендә 01:30дан 02:15кә кадәр Боровецк чишмәсендә суны изгеләндерү һәм Крестный йөреш узачак.  03:00тән Чулман проспекты буенча Свято-Вознесенск архиерей ишегалдыннан «Автостанция» тукталышына кадәр автобус йөри башлый.

«Георгий Победоносец» православие дини оешмасы Яңа шәһәрнең Ф.Табеев исемендәге яр буенда Крестный йөреш оештыра һәм Яр буе автостоянкасы янындагы чишмәдә 10:45тән 12:15кә кадәр су изгеләндерү күздә тотыла.

Җәмәгать тәртибен саклауны һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүне полиция хезмәткәрләре, ГИМС, коткаручылар һәм башкалар башкарачак.

Чәршәмбе, 15 гыйнвар 2020, 16:57