Мы в социальных сетях

 Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Илалия Сөләйман кызы Шәрәфетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Илалия Сөләйман кызы ТАССРның Чистай районы Иске Ромашкино авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе колхозда ат караучы булып эшли, әнисе төрле эшләрдә йөри. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлауга сугыш башлана, шуңа күрә алга таба укырга мөмкинлек булмый. Сугыш вакытында Илалия Шәрәфетдинова   кырда, колхозда чәчү эшләрендә йөри. 1948 елда кияүгә чыга. Ире белән бәхетле никахта өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1984 елда Яр Чаллы шәһәренә кызы гаиләсенә күчеп килә. Хәзер ветеранны 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы сөендерә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, Автозавод районының Ветераннар советы рәисе Любовь Ходаковская һәм «51 комплекс» территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Татьяна Малкова котлады. Юбилярга алтынчы чакырылышка ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Барышевтан азык-төлек пакеты да тапшырылды.

Чәршәмбе, 15 гыйнвар 2020, 11:03