Мы в социальных сетях

 Красноярск краеның Памяти 13 Борцов бистәсендә туган Зоя Степановна Бодровага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы совхозында эшли. Сугыштан соң ул Красноярск краеның Новочернореченск бистәсенә күчеп килә, анда тимер юлда, аннары урман җитештерү хуҗалыгында секретарь булып эшли. 1975 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә, пенсиягә чыкканчы тимерчелек заводында эшли. Зоя Степановна бер кыз тәрбияләп үстергән, бер оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

Зоя Степановна РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котлаулар кабул итте.

Чәршәмбе, 15 гыйнвар 2020, 15:02