Мы в социальных сетях

Тантаналар сараенда ТАССРның 100 еллыгына багышланган ана капиталы сертификатлары тапшыру узды.

ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов чакырылган ата-аналарны котладылар һәм 100 Чаллы гаиләсенә сертификатлар тапшырдылар.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле (2007 елның 1 гыйнвары) Яр Чаллыда ана капиталына 43 мең сертификат бирелгән, 36 мең гаилә 13,9 млрд сумнан артык акча белән файдаланган. Сертификат бирү, ана капиталы акчалары белән эш итү турындагы гаризаларны хәзер РПФ сайтында www.pfrf.ru Гражданинның шәхси кабинеты аша электрон рәвештә бирергә мөмкин.

Чәршәмбе, 15 гыйнвар 2020, 17:11