Яр Чаллыда халык белән традицион очрашулар башланды. Автозавод районында беренче очрашу 15 нче мәктәптә узды. Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илья Зуев, ТР Дәүләт Советы депутаты Роман Мугерман, Шәһәр Советы депутаты Юрий Голубев катнашты. Автозавод районы башлыгы Винер Харисов районда эш нәтиҗәләре белән уртаклашты.
"Районда эш җитди куелган. Яхшы нәтиҗәләр бар. Әлбәттә, ул сезнең киңәш һәм ярдәм белән башкарылган эшләр. Гражданнар актив икән, кайсы юнәлештә барырга кирәклеген, кайда төзәтергә кирәклеген күрсәтсәләр, без боларның барысын да ишетәбез һәм барысына да җавап бирергә тырышабыз", – дип билгеләп үтте үз чыгышында Илья Зуев.
Ул шәһәрдә төрле программалар тормышка ашырыла, дип өстәде. Әйтик, 2020 елда йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 200дән артык йортны ремонтлау планлаштырыла. Җитәкчелек алдында торган тагын бер мөһим бурыч - «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру: «Моның өчен Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов тарафыннан зур акчалар бүлеп бирелгән. Мондый масштабтагы программа Россия Федерациясенең бер генә төбәгендә дә юк. Без хәзер проектлау алып барабыз һәм моның ничек эшләячәген билгелибез. Бу бик мөһим мәсьәлә, ул шәһәребезнең һәр кешесенә кагылачак. Өч ел эчендә без барлык ишегалларын ремонтларга һәм аларны яшәү өчен уңайлы булган хәлгә китерергә тиешбез. Без юл катламын, тротуарларны төзекләндерәчәкбез, юлларны киңәйтәчәкбез, кече архитектура формалары урнаштырачакбыз, утларны яңадан торгызачакбыз, ишегаллары якты булсын өчен заманча яктырткычлар куелачак», – диде Илья Зуев.
Чаллылылар алдында шулай ук «Челныстройремонт» идарәче компаниясе директоры Руслан Кәримов, ТИҮ рәисләре, полициянең участок уполномоченные Руслан Кәримов чыгыш ясады.
Очрашу ахырында барлык теләүчеләр дә үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар.
Үзәк районының Пушкин исемендәге 78 нче лицеенда шәһәр башлыгы урынбасары Флера Андреева, Үзәк районы администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов катнашында 6 нчы комплекста яшәүчеләр белән очрашу узды. Очрашуда Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары Илдар Шамилов белән Валентина Әхмәтҗанова катнашты.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, микрорайоннарда яшәүчеләр өчен мәктәпләрдә консультация пунктлары оештырылган. Һәркем анда үзен борчыган сорауны Пенсия фонды, социаль хезмәт, шәһәр исәп-хисап үзәге, идарәче компания һәм полициянең участок уполномоченные белгечләренә бирә алды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 16 гыйнвар 2020, 11:44