Мы в социальных сетях

Комсомол районында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәрьям Нуретдин кызы Минһаҗева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев һәм шәхсән үз исеменнән юбилярга Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов котлау сүзләре җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

Мәрьям Нуретдин кызы Минһаҗева ТАССРның Азнакай районы Сасы Күл авылында туа. Урта мәктәпнең сигез сыйныфын, аннары Казан сәүдә техникумын тәмамлый. Сугыш елларында туган авылында төрле эшләрдә йөри. 1952 елда Канделгаян Нурлыгаян улы Усмановка кияүгә чыга. Озак вакытлар туган авылының хәзерләү конторасында баш хисапчы булып эшли. 1972 елда гаиләсе белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы Мәрьям Нуретдин кызы Татгалантерея кибетендә баш хисапчы булып эшли.

 Мәрьям Нуретдин кызы Минһаҗева Бөек Ватан сугышы ветераны – тыл хезмәтчәне, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 16 гыйнвар 2020, 13:20