Мы в социальных сетях

Автокалада эшче яшьләр арасында Престиж Кубогына чираттагы интеллектуаль уен оештырылды. Престиж кубогына интеллектуаль чемпионатның бишенче уены кызу һәм җанлы узды, бу гаҗәп тә түгел, чөнки уенның темасы – Бразилия. Гаҗәеп һәм кызыклы ил, аның мәдәнияте һәм күренекле кешеләре турында сәгатьләр буе фикер алышырга була. Уенның аерым темасы футбол булды. Бу илдә бернинди башка спорт төре дә футбол белән ярыша алмый.

Гыйнвар уенында 29 эшче яшьләр командасы катнашты: «КАМАЗ» ААҖ, Чаллы ТЭЦ, «ПЭК» ҖЧҖ, балалар бакчалары җыелма командасы, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Яр Чаллыдагы РПФ идарәсе, «Бигеш» аэропорты һәм башкалар.

Бу юлы лидерлар арасында «51 параллель» җыелма командасы. Икенче урында - «Droogi» җыелма командасы, өченчедә - «Киндер» командасы – мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җыелма командасы.

Пәнҗешәмбе, 16 гыйнвар 2020, 14:43