Мы в социальных сетях

Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина Комитет эшенең төп планнары турында сөйләде һәм 2020 елның язгы сессиясендә каралырга планлаштырылган закон проектларын атады.

«Бүген безнең комитетның яңа елда беренче утырышы булды, анда язгы сессиягә эш планын расладык. Беренче чираттагы закон проектлары исемлегендә икътисадый үсешне тәэмин итүгә, кулланучылар хокукларын яклауга, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә, конкурентлыкка каршы юнәлдерелгән закон проектлары бар. Алда зур, киеренке эш көтә, бигрәк тә кичә яңгыраган президент Юлламасын тормышка ашыру кысаларында. Россиягә технологик яктан алга китеш ясарга һәм икътисад үсешен дөньякүләм темплардан югарырак темпларда тәэмин итәргә кирәк, ә моның өчен заманча һәм сыйфатлы законнар кирәк», – дип шәрехләде парламентарий.

Үзгәрешләр кертеләчәк законнар арасында: «Конкуренциядән яклау турында», «Техник җайга салу турында», «Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында», «Кулланучылар хокукларын яклау турында», «Капиталь кертемнәр рәвешендә гамәлгә ашырыла торган Россия Федерациясендә инвестиция эшчәнлеге турында», «Концессион килешүләр турында», шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең башка закон актларына үзгәрешләр кертеләчәк законнар аталды.

Пәнҗешәмбе, 16 гыйнвар 2020, 15:17