Мы в социальных сетях

РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк район администрациясе башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Әминә Сәгыйт кызы Бәдретдинова юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Мөслим районы Митрәй авылында туган Әминә Сәгыйт кызына 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында һәм аннан соң ул Мөслим районының Меллә-Тамак авылында эшли. 1973 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы КАМАЗ ААҖнең двигательләр заводында оператор булып хезмәт куя.

Әминә Бәдретдинова бер кыз тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм өч оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 16 гыйнвар 2020, 16:05