Үзәк районның 35, 36 комплексында яшәүчеләр белән очрашу 41 нче мәктәптә узды. Очрашуда район башлыгы Искәндәр Галимов, Дәүләт һәм Шәһәр Советлары депутатлары Андрей Фомичев, Олег Николаев, Эльдар Әминов катнашты.
Үзәк район инфраструктурасы үсеше һәм администрация эшчәнлегенең 2019 ел нәтиҗәләре турында администрация башлыгы Искәндәр Галимов халыкка мәгълүмат бирде. Очрашуга йомгак ясап, Үзәк районы администрациясе башлыгы халык белән мондый традицион очрашулар нәтиҗәсендә күп кенә мәсьәләләр хәл ителә, дип билгеләп үтте. Әмма тагын күп нәрсә эшләргә кирәк: квартал эчендәге юлларны һәм тротуарларны төзекләндерү, урамнарны яктырту, поликлиникаларны, балалар бакчаларын ремонтлау.
Автозавод районында 77 гимназиясендә 28 һәм 30 микрорайонда яшәүчеләр белән очрашу узды. Шәһәрнең 2019 елда узган социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясалды һәм 2020 елга бурычлар билгеләнде. Очрашу Чаллы шәһәре мэры урынбасары Флера Андреева, Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов, Шәһәр Советы депутатлары Юрий Голубев һәм Айрат Зәйнуллин катнашында узды.При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 17 гыйнвар 2020, 15:47