Яшел Үзән шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында чаңгы ярышлары тәмамланды. Ярышларның дүрт көне нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы шәһәре командасы 1581 очко белән 3 урынны яулады. 2 нче урында Түбән Кама командасы 1644 очко, ә Казан командасы 1770 очко җыйды беренче урынга чыкты.
Шәхси зачетта "Титан" спорт мәктәбе укучысы Кирилл Закиров 1,2 км дистанциягә спринтта 15-16 яшьлек яшүсмерләр арасында җиңүче булды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Якшәмбе, 19 гыйнвар 2020, 16:19