Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев йөкләмәсе буенча, кече күләмле (300 мең сумга кадәр) сатып алулар электрон биржа мәйданчыгында үткәрелә. 

Әлеге сатып алулар кыска вакыт эчендә башкарыла - нибары 3 эш көне һәм эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге арасында популярлык казана. Әлеге сатып алуларда катнашучыларның уртача саны – 4 катнашучы. 2019 ел нәтиҗәләре буенча 164 млн сумлык 8 568 сатып алу үткәрелгән. Бюджет акчаларын экономияләү 50 млн 142 мең сум тәшкил иткән.

"Мондый сатып алулар уздыру буенча безнең уңай тәҗрибәбез бөтен Татарстан Республикасына таратыла", - дип билгеләп үтте үз чыгышында Муниципаль заказ бүлеге башлыгы Азамат Вильданов.

Шулай ук муниципаль унитар предприятиеләрнең сатып алуларын да билгеләп үтәргә кирәк. 2019 елда муниципаль унитар предприятиеләр өчен 691 млн 198 мең сумлык 188 аукцион үткәрелгән. Экономия 25 млн 946 мең сум тәшкил иткән. Моннан тыш, кече күләмле сатып алуларны унитар предприятиеләр шулай ук биржа мәйданчыгында да урнаштыралар.

2019 елда Чаллы заказчылары кече һәм урта бизнес субъектларыннан 2 млрд 523 млн сумлык сатып алганнар, бу урнаштырылган заказның гомуми күләменең 74%ын тәшкил итә.

Сату нәтиҗәләре буенча төзелгән контрактларның төп өлеше, ягъни 87%тан артык, җирле чаллылылар арасыннан булган тәэмин итүчеләр һәм җитештерүчеләр белән төзелгән. Татарстан, шул исәптән тәэмин итүчеләр һәм Чаллы җитештерүчеләренең катнашу өлеше 100% тәшкил итә. 2019 елда 3 млрд 410 млн сумлык сәүдә һәм котировкалар соратып алу үткәрелгән. Бу чорда Чаллының тәэмин итүчеләре 2 млрд 967 млн сумлык сатып алуларга ия булган.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 08:40