Мы в социальных сетях

Бүген чират исемлегенә 7 292 күп балалы гаилә кертелгән, шулардан 2617 гаиләгә җир кишәрлекләре бирелгән, тагын 4675 гаиләгә - бирәсе кала. Бу хакта Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр идарәсе башлыгы Ленар Гыйззәтуллин хәбәр итте. 

Хәзерге вакытта Тукай районының Илбухтино авылы территориясендә җир кишәрлекләре бирелә, гомуми мәйданы 71,09 га. Тукай районы Калмаш авыл җирлеге территориясендә 249 җир кишәрлеге бирү планлаштырыла.

Күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү өчен өстәмә рәвештә 600 гектардан да ким булмаган җир кирәк. Күп балалы гаиләләргә бирү өчен мөмкин булган җирләрне ачыклау эше дәвам итә.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 08:21