Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Автозавод районында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Рамлә Әгъләм кызы Әгъләмова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Рәмлә Әгъләм кызы ТАССРның Сарман авылында күп балалы гаиләдә туа. Әти производствода эшләгән, әнисе балалар тәрбияләгән. 1938 елда гаилә Яр Чаллыга күчеп килә.

1944 елда урманчылык цехына эшкә урнаша. Соңрак, шәһәр төзелеше башлангач, «Камгэсэнергострой»га күчә һәм лаеклы ялга шул оешмадан китә. Бер улы бар. Ветеранны бүгенге көндә өч оныгы, биш оныкчыгы сөендерә. «Хезмәт ветераны», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбилярны Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Автозавод районы администрациясе башлыгы Винер Харисов котлады.

Үзәк районында гомер итүче Киров өлкәсе Елизаровцы авылында туган Лидия Андриан кызы Русалеевага да 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул туган колхозында эшли. Сугыштан соң Лидия Андриановна мәдәният институтын тәмамлап (Ленинградта) Киров өлкәсенең Лебяжье бистәсенә кайта, анда китапханәдә директор булып эшли. 1972 елда Яр Чаллыга килә, пенсиягә чыкканчы ул КАМГЭСэнергострой китапханәсендә директор булып эшли. Лидия Андриановна ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Лениногорск районы Сарабиккол авылында туган Гандалип Сафиулла кызы Хашировага 90 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында ул Сарабиккол авылы колхозында эшли. Сугыштан соң Гандалип Сафиулла кызы Лениногорск районының авыл хуҗалыгы техникасында заправщик булып эшли. 1971 елда Яр Чаллыга күчеп килә, анда пенсиягә чыкканчы ашханә һәм ресторанда, аннары АТХ 6 трестында эшли. Гандалип Сафиулла кызы өч бала тәрбияләп үстергән, өч оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән. 

 Юбилярларны РФ президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Үзәк районы Хакимияте башлыгы Искәндәр Галимов исеменнән котладылар. Котлауларга микрорайоннарның ТИҮ рәисләре дә кушылды.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 14:10