Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов шәһәр  поликлиникалары җитәкчелегенә Яр Чаллы шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең яңа башлыгын тәкъдим итте. Ул – элек 3 нче балалар поликлиникасын җитәкләгән 33 яшьлек Александр Николаев. 

«Сәламәтлек саклау Яр Чаллыда һәрвакыт көчле булды, – дип билгеләп үтте министр урынбасары. - Чаллы һәрвакыт новаторлык белән аерылып торды. Мин ышанам ки, сезнең килүегез белән эш дәвам итәчәк һәм бүген булган мәсьәләләр дә сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә үзәкләштерелгән рәвештә хәл ителәчәк».

Александр Николаев Чаллыда туган һәм үскән, Казан дәүләт университетын 2010 елда тәмамлаган. Белеме буенча белгечлеге - "Педиатрия".

Александр Николаев хезмәт эшчәнлеген Казанда Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәгендә табиб-методист буларак башлый, аннары Казан балалар поликлиникасында баш табиб урынбасары вазыйфасында эшли. Чаллыда 2015 елдан бирле хезмәт куя.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 14:42