Мы в социальных сетях

Бүген Казанда инвестицион үсеш агентлыгы коллегиясенең «Агентлыкның 2019 елда эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында»гы мәсьәлә буенча киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльдар Тимергалиев катнашты.

Коллегиядә билгеләп үтелгәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга (бюджет акчаларыннан тыш) инвестицияләрнең уңай динамикасы Яр Чаллы, Әгерҗе, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Саба, Лаеш, Биектау, Актаныш, Питрәч һәм Тукай районнарында күзәтелгән. Чаллы Татарстанның муниципаль берәмлекләре арасында чит ил инвестицияләрен җәлеп итү буенча беренче урында тора. Икенче урында – Түбән Кама, өченчедә – Алабуга.

Шулай ук автокала, республика башкаласын узып, узган ел буенча инвестицион интеграль рейтингта беренче урынны алды. Әлеге рейтинг муниципаль хакимиятләрнең инвестицияләр җәлеп итү һәм инвестицион потенциалны алга этәрү буенча тырышлыгын бәяли. Яр Чаллыда республиканың бер кешесенә күчереп исәпләгәндә төп капиталга инвестицияләр Казандагыга караганда 20% ка артыграк булып чыкты. Бу шәһәрдә 2019 елда Татарстан башкаласына караганда 17,5 тапкыр күбрәк инвестицияләр җәлеп итү белән аңлатыла.

Дүшәмбе, 20 гыйнвар 2020, 16:11