Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат сараенда өстәмә белем бирү педагогларының "Йөрәгемне балаларга бирәм – 2020" һөнәри конкурсы муниципаль этабының финалы узды. Конкурс 2019 елның декабрендә старт алды, анда өстәмә белем бирүнең алты юнәлеше буенча 11 педагог катнашты: сәнгать, табигый-фәнни, социаль-педагогик, техник, физкультура-спорт һәм туристлык-туган якны өйрәнү.
Педагоглар программа-методик комплектны тәкъдим иттеләр, таныш булмаган аудиториядә «өстәмә белем бирү программасы буенча эшчәнлекнең яңа төрләре белән танышу» дигән ачык дәрес күрсәттеләр, «педагогик күптөрлелек» - «эссе», «педагогик бурычны хәл итү», «педагогик ситуацияне җайга салу» марафонын күрсәттеләр. Конкурсның йомгаклау этабында педагоглар команда барлыкка килү күнекмәләрен, нәтиҗәле коммуникацияләр, «4К» импровизация конкурсында критик фикерләү һәм креативлык күнекмәләрен тәкъдим иттеләр һәм һөнәри берләшмәгә педагогик юллама белән чыгыш ясадылар.
Конкурсның җиңүчесе булып "Дельфин №8" балалар физкультура-сәламәтләндерү үзәгенең бокс буенча педагогы Станислав Щипицын танылды. 2 урынны 4 нче балалар экология-биология үзәгенең «Экология, шәһәр һәм без» берләшмәсе педагогы Кристина Крупина яулады. 3 урында 7 нче балалар сәнгать мәктәбенең сольфеджио укытучысы Ольга Еливана.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Чәршәмбе, 22 гыйнвар 2020, 10:18