Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс ике этапта үткәрелә. I этап – муниципаль конкурс комиссияләре, II этап – конкурс комиссиясе тарафыннан үткәрелә. Уставлары "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында" 2003 елның 6 октябрендәге 131- номерлы Федераль законның 27 маддәсе нигезендә теркәлгән, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә үз эшчәнлекләрен конкурс игълан ителгән көнгә кадәр кимендә бер ел башкаручы территориаль иҗтимагый үзидарәгә конкурста катнашу рөхсәт ителә.

Конкурс материаллары шәһәрнең район администрацияләрендә 30 гыйнварга кадәр кабул ителә.

1 урын өчен грант суммасы – 665 мең сум тирәсе, 2 урын өчен – 500 мең сум, 3 урын өчен – 430 мең сум тирәсе.  Шулай ук 4 һәм 5 урыннар өчен дә 298 һәм 160 мең сум күләмендә акчалата бүләкләү каралган. "Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе" республика конкурсы 2015 елдан бирле үткәрелә. Ул территориаль иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрергә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын үстерергә һәм стимуллаштырырга тиеш.

Дүшәмбе, 27 гыйнвар 2020, 13:22