Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

11 нче мәктәптә Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов катнашында 32 комплекста яшәүчеләр белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев, Шәһәр Советы депутатлары Фирдүсә Әюпова һәм Михаил Левашов катнашты.

Очрашу 2019 елда шәһәрнең социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында фильм карау белән башланды. Александр Кислов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, ЗЯБ бистәсендә Онкология диспансеры, «Энергетик» мәдәният сарае, элеккеге «Строитель» мәдәният йорты бинасы кебек социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү эшләре дәвам итә. «Пединститут» тукталышында Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә чыгу юлы белән җир асты җәяүлеләр кичүен проектлаштыру планлаштырыла. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру дәвам итә. Шуның нәтиҗәсендә 43 йортта эшләр башкарылды. 2020 елда 61 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Районда 2008 елдан бирле торак фондны ремонтлау программасын тормышка ашыру барышында барлыгы ике млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән, 467 торак йорт ремонтланган, бу ике млн квадрат метр торак тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Андрей Фомичев комитетта үз эше һәм округта яшәүчеләрнең төрле категорияләренә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, инвалидларга, аз керемле гаиләләргә ярдәм итү эшчәнлеге турында сөйләде.

Депутатлар Михаил Левашов һәм Фирдүсә Әюпова 2019 елда Шәһәр Советында эшчәнлек турында хисап тотты. 2019 елда башкарылган эшләр турында «Электротехников» идарәче компаниясе генераль директоры урынбасары Вячеслав Карпов сөйләде. Ул халыкны гомумйорт милкенә сакчыл карарга чакырды. Хезмәт күрсәтелә торган территориянең оператив торышы турында үзенең чыгышында 4 нче  «Электротехнический» полиция бүлегенең өлкән участок уполномоченные, полиция капитаны Илназ Хөсәенов хәбәр итте. "32 комплекс" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Фирдәүсә Миндубаева территорияне төзекләндерү һәм халык белән эшләү буенча үз эшчәнлекләре турында хисап тотты.

Очрашу ахырында Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Флера Андреева, 2019 елда федераль һәм республика программалары кысаларында Чаллыда шәһәр тирәлеге һәм инфраструктурасы яңартылды, дип билгеләп үтте. Гомуми суммасы 12 млрд сум булган объектлар төзелде һәм капиталь ремонтланды, социаль инфраструктура объектларында эшләр тәмамланды. «Яшьлек» торак районында 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп, 1 440 урынга исәпләнгән алты балалар бакчасы төзелде, шул исәптән ясле яшьтәге балалар өчен дә. Балалар бакчалары һәм мәктәпләргә капиталь ремонт ясала,  2019 елда 11 нче мәктәп тә ремонтланды. Чыгышының ахырында Флера Андреева актив чаллылыларга, йорт буенча җаваплы кешеләргә шәһәр тормышына битараф булмаган мөнәсәбәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Җомга, 24 гыйнвар 2020, 09:23