Якшәмбе, 1 сентябрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллының картиналар галереясендә «Ел рәссамы - 2019» шәһәр конкурсы күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Конкурс сынлы сәнгать өлкәсендә актуаль тенденцияләрне ачыклау, рәссамнарның һөнәри осталыгын үстерү, Чаллы сәнгатенең иң яхшы традицияләрен саклап калу мөмкинлеге бирә.

Картиналар галереясе Чаллы "Россия Рәссамнар берлеге" Бөтенроссия иҗади иҗтимагый оешмасы белән берлектә һәм шәһәр Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе ярдәме белән 120 рәссам катнашында унсигезенче тапкыр конкурс күргәзмәсе үткәрә. Сайланган темаларның, жанрларның һәм техниканың масштабы һәм төрлелеге елдан-ел арта: тәкъдим ителгән сәнгать әсәрләренең саны 180нән артык.

«Ел рәссамы – 2019» шәһәр конкурсы күргәзмә комитеты жюрилары ел саен «Рәсем сәнгате», «Графика», «Декоратив-гамәли сәнгать», «Халык сәнгате», «Яңа исемнәр», «Яр Чаллы.Тарих һәм хәзерге заман» номинацияләре буенча җиңүчеләрне билгели.  Елның иң яхшы рәссамнарының һөнәри осталыклары белән аерылып торган, авторлык стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булган әсәрләре картиналар галереясы фондларын тулыландырачак. «Ел рәссамы-2019» номинациясендә абсолют җиңүчене рәсми төстә игълан итәчәкләр һәм Мәдәният хезмәткәре көненә багышланган тантаналы чарада бүләкләячәкләр.

Картиналар галереясендә узган тантаналы кичәдә "Ел рәссамы-2019" шәһәр конкурс күргәзмәсендә җиңүчеләрне игълан иттеләр. «Рәсем сәнгате» номинациясендә җиңүчеләр дип түбәндәгеләр танылды: Александр Черный - реалистик рәсем сәнгатенә тугрылык өчен; Галина Анютина - рәсем сәнгатенең югары дәрәҗәсе өчен. "Графика" номинациясендә графика сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен җиңүче дип Марат Мингалиев танылды. «Декоратив-гамәли сәнгать» номинациясендә җиңүчеләр дип Дамир Илдаров – Яр Чаллы шәһәрендә скульптура сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен; Айгөл Гыйбадуллина – «Витраж» сәнгатендә югары профессиональлек өчен. «Яңа исемнәр» номинациясендә Галина Гатауллина җиңү яулады. «Халык сәнгате» номинациясендә халык стиленең оригиналь карары өчен Оксана Довгун җиңүче булды.

«Тере классика» костюмнар коллекциясе (авторы Лидия Баканова) һәм 3 нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Полина Гололобова (флейта) башкаруындагы музыкаль номер кичәнең аерым атмосферасын тудырды. Күргәзмә 26 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Җомга, 24 гыйнвар 2020, 10:12