Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда «Педагог-психолог 2020» дигән шәһәр һөнәри осталык конкурсы узды. Ул "Тәрбия һәм өстәмә белем бирү өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" Республика конкурсы кысаларында үткәрелә.

Конкурс читтән торып һәм турыдан-туры этапларда үткәрелде. Конкурсның читтән торып үткәрелгән этабында 8 мәктәп һәм 22 балалар бакчасы психологлары катнашты. Анда «Видеовизитка» һәм «Һөнәри эшчәнлеккә анализ» биремнәре башкарылды. Читтән торып үткәрелгән этап нәтиҗәләре буенча 11 катнашучы билгеләнде. Биредә катнашучылар «Профессиональ квест» (психологик нәтиҗә ясау), «Мастер-класс», «Профессиональ кейс» (проблемалы психологик мәсьәләне хәл итү) кебек сынаулар уздылар.

"Педагог-психолог 2020" конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:

1 урын: Гөлназ Хәлилова, М. Вахитов исемендәге 2 нче Гимназия педагог-психологы»;

2 урын: Светлана Дубравина 70 нче "Ягодка" балалар бакчасы педагог-психологы;

3 урын: Юлия Магамадова 61 нче Гимназия педагог-психологы.

Сигез педагог конкурс лауреатлары булды:

Ләйсән Хәмәтгалимова (41 нче мәктәп); Ксения Аполитова (41 нче мәктәп); Олеся Терешева (8 нче мәктәп); Рузия Сафина (60 нчы мәктәп); Екатерина Кувайцева (77 нче "Теремок" балалар бакчасы); Алсу Хәйруллина (91 нче "Журавушка" балалар бакчасы); Алсу Хәмиева (1 нче «Шатлык» балалар бакчасы); Асия Морясова (23 нче «Светлячок» балалар бакчасы).

Җомга, 24 гыйнвар 2020, 14:07